Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Язучыны нәрсә сөендерә ала?

Билгеле, аның китапларын укулары, яшь буынның әдәбият белән кызыксынуын, яратуын күрү. Кичә, 1 нче март көнне, Казан шәһәренең 6 нчы мәктәбендә булган очрашуда язучылар Алмаз Хәмзин, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев шуларны күреп сөенделәр. Язучылар укучылар әзерләгән театральләштерелгән тамаша, җыр-концерт чыгышлары карау белән берлектә җанлы әңгәмә дә үткәрделәр, мәктәптә укыган вакытларындагы кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар. Укытучы һәм укучылар иҗаты да кунаклар күңеленә хуш килде. Ике сәгать барган очрашу тагын очрашасы килү хисләре белән тәмамланды. https://youtu.be/CUoP760VgRU https://youtu.be/M5MmH70LSck [gallery link="file" ids="41587,41589,41588,41590,41594,41591,41595,41593,41596,41600,41592,41598,41597,41602,41599,41601,41605,41603,41604,41608,41606,41607,41609,41610,41611,41612,41616,41613,41619,41614,41615,41618,41617,41621,41625,41624,41629,41628,41620,41622,41626,41623"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ видео һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев