Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Яшел Үзән үзәк китапханәсендә

8 ноябрь көнне Яшел Үзән үзәк китапханәсендә Татарстан Китап нәшриятының 100 еллык юбилеена багышланган #укубәйрәме мәдәни чарасы узды.

 

8 ноябрь көнне Яшел Үзән үзәк китапханәсендә Татарстан Китап нәшриятының 100 еллык юбилеена багышланган #укубәйрәме мәдәни чарасы узды. Әлеге чарада @tatmedia масакүләм коммуникацияләр агентлыгының филиаллары булып торган матбугат чараларыннан мөхәррирләр һәм Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөхәррире, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат катнашты. Шулай ук чарада Яшел Үзән мәктәпләреннән килгән мәктәп укучылары да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Үз матбугат чаралары исеменнән баш мөхәррирләр @radik_sabirov (@shahrikazan ), @vahitimamov (@madanizhomga ), 

@ilnazfazullin (@yalkin_zhurnali , @sabantuy_journal ), @gelusua (@idel.zhurnal ), баш мөхәррир урынбасарлары @faritnurmuhametov (@shahrikazan ), @gulnaz_z__ 

(@salavatkupere ), Алия Аязова (@yashel_uzen ), бүлек мөхәррирләре Эльмира Закирова(@suyumbike_journal ), @hamzinmin (@journal_chayan ), @fanilgilaji (@kazan_utlari ) чыгыш ясады. Яшел Үзәнлеләр Алмаз Хәмзинның юмор, поэма вә җырларын тыңларга зар-интизар булып, башкаларның чыгышлары тәмамлануын сабыр гына көтеп утырды.

 

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев