Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Яңа елга бүләк

Якыннарыгызга Яңа ел бәйрәменә нәрсә бүләк итәргә белмисезме? Бер караганда базар-кибет әйбер белән тулган, тик күңел һаман нидер эзләнә. Мин үзем, шәхсән, рухи канәгатьлек бирә торган, озак вакыт сөендереп, күп кенә истәлекләрне яңарта торган бүләк ясарга яратам. Безнең өлкәдә эшләүчеләрнең бүләге нәрсә була, билгеле, вакытлы матбугатка, бигрәк тә бер гасырлык тарихы булган кабатланмас "Казан утлары" журналыбызга яздыру. Почтага кереп озын-озак чиратта тормас өчен редакция дә, "Татмедиа" дә "Подписка бүләк ит" акциясен даими оештырып тора. Әлеге чара шушы көннәрдә республика балалар клиник хастаханәсендә узды. Чара балаларга "Рональд Макдональд" йортында Яңа ел тамашасы күрсәтү белән башланып китте. Икенче өлешендә балаларга Яңа ел күчтәнәче итеп төрле газета-журналлар таратылды. Ии ул балаларның матур-матур журналларны кулларына алгач сөенгәннәре! Ә безнең журналга әниләре сөенде, әнә, Киров өлкәсеннән килгән, Әхтәмҗанова Фидания ханым: "Оныгым йоклаганда рәхәтләнеп укырмын, өйдәгеләргә шалтыратып әйтәм, язылсыннар әле, рәхмәт, искә төшердегез, эш-мәшәкатьләр белән онытып җибәрәбез шул", - дип рәхмәтләр укыды. Казаннан Җәләлетдинова Эльза да: "Әниләр гел алдыра иде, алар эшен дәвам итәргә кирәк", - диде, ышандырып. Ә без исә хастаханәдә узучы озын көннәрдә укып юана алырлык бүләк ясый алуыбызга сөендек. Биредә эшләүче табиблар да якыннарын газета-журналларга яздыруда теләп катнаштылар. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин балаларга уенчыклар алу өчен сертификат бүләк итте. Хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев исә мондый очрашуларның зарурлыгын, балаларның бүгенге көндә заман технологияләре белән артык мавыгып сәламәтлекләренә нык зыян китерүләрен, элеккечә китап уку, өйләргә күпләп газета-журналлар яздырып алуның яшь буынга рухи һәм физик яктан бары тик файдага гына буласына тагын бер кат табиб буларак аңлатып үтте.

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="38489,38496,38493,38540,38490,38500,38494,38491,38498,38492,38497,38495,38499"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев