Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Яңа китап басылуга әзерләнә!

Тиздән "Казан утлары" китапханәсе сериясеннән тагын бер китап дөнья күрәчәк.

Соңгы елларда әдәби иҗат белән актив шөгыльләнүче Фәрит

Имамовның бу китабына кергән әсәрләре маҗаралы сюжетларга

нигезләнә. Фәнни фантастика жанрын үз итеп, язучы хәзерге татар

әдәбиятының чикләрен киңәйтә. “Мәхәббәт талисманы” повестенда

эшмәкәр Азамат вакыт чоңгылында адашып калган хатыны

Сөмбеләне эзли. Бары тик энтузиаст татар галиме белән мәхәббәт

талисманы булган асылташ кына аңа сөйгән ярын табарга ярдәм итә.

Кеше ышанмастай хәлләрнең чынбарлыкта булуы турында бары тик

ул вакыйгаларда катнашкан артефактлар гына искәртеп тора.

“Чабата” хикәясендә исә юкәдән пөхтә итеп үрелгән чабаталар әнә

шундый мистик вакыйгаларның шаһиты булып чыга.

Тиздән "Казан утлары" китапханәсе сериясеннән тагын бер китап дөнья күрәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килэчэк кебек...