Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Вакыйф Нуриевның туган ягында кунакта...

Язучы, журналист Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуны туган ягында - Арча районы Сеҗе авылында билгеләп уздылар. Юбиляр кунакка узенең хезмәттәшләре - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәррире, сатирик язучы Камил Кәримов, журналның даими авторы Алмаз Хәмзин белән кайтты. Әувәл аларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Ул юбилярны котлады, район тормышы турында сөйләде, язучыларның иҗат планнары белән кызыксынды. Мәктәптә оештырылган бәйрәмгә курше-тирә авыллардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар жыелган иде. Бәйрәмдарны Арча районы мәгариф идарәсе исеменнән методист Энҗе Мостафина, мәктәп директоры Марс Абдуллин, авылдашлары котлады. Укучылар язучының әсәрләрен укыдылар, скетчларын уйнап курсәттеләр. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гөлфинә Әхмәдиева алып барды. [gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="49860,49850,49853,49842,49856,49844,49854,49851,49849,49855,49846,49848,49847,49852,49843,49845"]

Фото: Наил Кадыйров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев