Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуга багышланган кичәгә килүче халык залга сыймады

Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында язучы-прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәгә килгән халык залга сыймады.  Юбилярны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов котлады. Дамир Натфуллин матбугатны үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Вакыйф Нуриевның ТР Президенты Указы белән “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булуын игълан итте. Бүләкнең Казан Кремлендә тапышырылачагын әйтте. Бәйрамдарның иҗаты турында “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, галим Рамил Ханнанов сөйләде. Кичәдә Г.Камал театры артистлары Дания Нурлы, Хәлим Җәләй, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Казан театр көллияте укучылары Вакыйф Нуриевның әсәрләрен укыдылар. Кичә Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Закиров, Алмаз Хәмзин, Люция Мусина, Земфира Гыйльметдинова, Рафаэль Сафин башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Кичәне язучы-сатирик, Г.Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов алып барды. [gallery size="large" columns="1" link="file" ids="49155,49156,49157,49158,49159,49160,49161,49162,49163,49164,49165,49166,49167"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев