Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Укытучы - бөек исем ул...

Казан шәһәренең 1нче санлы гимназиясендә укытучылар көне уңаеннан "Казан утлары" журналының иҗат төркеме белән очрашу узды. Элек 35нче мәктәп булган 1нче санлы гимназия быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңадайдан "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимовка директор, 27нче октябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узачак тантаналы чарага, чакыру да тапшырды. "Казан утлары" журналы редакциясенең мөхәррирләре Илфак Мирза улы Ибраһимов, Нуриев Вакыйф Вәкил улы, Кәримов Камил Әдһәм улы, Гыйләҗев Фәнил Фаил улы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, журналның юбилей санын бүләк итте һәм үзләренең иҗат үрнәкләрен тәкъдим итте.

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="34321,34322,34323,34324,34325,34326,34327,34328,34329,34330,34331,34332,34333,34334,34335,34336,34337,34338,34339,34340"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев