Укучы фикере

«Казан утлары» журналын мин үзем инде бик күптәннән укыйм. Гомер буе фермада сыер саудым, эшләгәндә дә, хәзер ялга чыккач та журналдан аерылганым булмады. Беркайчан да бәясеннән куркып тормыйм, ул бит елга унике китап булып килеп тора! Һәр санын җыеп барам, күп кеше миннән алып укый. Ике улым хәзер Казанда яши, авылга кайткач, алар да кич, бала чактагы кебек, идәнгә ятып, аерыла алмыйча укыйлар. Үзләре, көлеп: «Карале, әни, Интернетсыз да торып була икән бит, искә дә керми», – диешәләр. Менә журналның соңгы, 7нче санын да бик яраттык. Наилә Харисованың «Эссе җәйнең ун көне» дигән әсәрен бер утыруда диярлек укып чыктым. Корылык бик куркыныч нәрсә, үзебездә дә үләннәр саргаеп беткән иде. Ярый әле соңгы араларда бераз яңгыр яуды. Бу әсәр йөрәктән чыгып язылган, андагы проблемалар авыл кешесенә бик таныш. Әхтәм Зариповның «Әманәт» дигән повесте да бик әсәрләндерде. Хаҗда мин бер генә проблема да булмый торгандыр дип уйлый идем... Әсәрне укыганда, үземне шунда йөргәндәй хис иттем, бик мавыктыргыч язылган. Журналны бер хәрефен, бер өтерен төшереп калдырмыйча укыйм, соңгы елларда һәр саны берсеннән-берсе матуррак, баерак булып чыга, шигырьләрне дә бик яратам. «Яңа килгән журналның исләренә тиклем тәмле бит аның», дим мин. Ай саен күрешеп торырга язсын!

Люция ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Актаныш районы Усы авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: