Йөрәк сүзе йөрәктән йөрәккә күчә...

Татарстаннан бер төркем язучылар, шагыйрьләр - Марат Закир, Шәмсия Җиһангирова, Галия Гайнетдинова, Фәнил Гыйләҗев Уфа шәһәренә сәфәр кылды. Аларны Башкортстан язучылар берлегенең татар телле язучылар бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Нурлан Ганиев, Ихлас мәчете имам хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм һәм Гуфран мәчете имамнары каршы алды.

Татарстан делегатлары беренче эш итеп, Уфа мөселман каберлеген зиярат кылды: Ризаэтдин Фәхретдин, Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Әнгам Атнабаев һәм арабыздан күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Равиль Бикбаевларның каберләренә чәчәкләр салынды, рухларына догалар кылынды.

Кич белән Татарстан кунаклары бер мең кеше сыйдырышлы "Башкортостан" дәүләт концерт залында башкорт телле сәнгатьле сүз осталары арасында өченче ел рәттән узучы "Йөрәк сүзе" шигъри бәйгесенең шаһитлары булды. Әлеге проектны - БСТ каналының алып баручысы, режиссер, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова башлап җибәргән һәм җитәкли. Чара барышында аңа Бөтендөнья башкорт корылтаеның "Ал да нур чәч халкыңа" медале тапшырылды. Ә үзе ул чара азагында үлеменнән соң Башкортстанның халык шагыйре исеменә лаек булган Рәми Гариповның якты истәлегенә багышланган үзенчәлекле архитектура һәйкәле презентациясен күрсәтте һәм: "Менә шундый мәдәният учагы төзелсә, ул - башкортның йөрәк сүзе булыр иде!" - дип, Башкортстан хөкүмәтен шушы һәйкәлне булдырырга өндәде. Әлеге һәйкәл Р.Гариповның сәнгати портреты һәм "Туган тел" дип аталган мәгълүм шигыреннән гыйбарәт. Әлеге шигырь сүзләрен тамашачы аягүрә басып, яттан кабатлады.

Татарстан язучылар берлеге әгъзалары да бирегә Наилә ханым һәм Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев тарафыннан шәрәфле кунаклар буларак чакырылды. Өч турда узган шигъри композицияләрнең беренче туры быел тулысынча Башкортстанның халык шагыйре һәм депутаты, Бөек Ватан сугышының 1 дәрәҗәле ордены, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен 3нче һәм 2нче дәрәҗәле һ.б. орденнарның кавалеры, Ленин, СССРның Дәүләт, К.С.Станиславский исемендәге РСФСРның Дәүләт, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге һәм М.А.Шолохов исемендәге халыкара премияләр лауреаты Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга Һәм Россиякүләм игълан ителгән Театр елына багышланды.

Берничә сәгатькә сузылган тамаша - ел әйләнәсенә барган чараның финалы булды. Анда 16 конкурсант дуэль-батл форматында парлашып, шигъри сүзне йөрәктән-йөрәккә җиткерү сәнгате буенча үзара көч сынашты. Парлар җирәбә ярдәмендә сайлап алынды. Аларга Олег Ханов, Хөрмәтулла Үтәшев, Наилә Галәветдинова һәм Флюра Мурзиналарлан гыйбарәт булган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Төп бүләк - машина алу өчен биш йөз мең сумлык сертификат - Башкортстанның атказанган артисты, БСТда "Бәллүр сандугач" тапшыруының алып баручысы Земфира Байбулдинага насыйп булды. Ул икенче турда Әнүзә Гыйззәтуллина иҗат иткән "Кояш кызы" шигъри композициясе белән чыгыш ясады. Земфира үзе дә гаиләсендә "кояш кызы"н тәрбияли икән. Зал аңа аягүрә басып кул чапты! Тамашачы мәхәббәте номинациясендә радиотапшырулар алып баручысы, җырчы Фәрваз Урманшин җиңде. Аңа Бөтендөнья башкорт корылтае исеменнән йөз мең сум акчага сертификат тапшырдылар. Шундый ук суммадагы бүләккә 3нче урынны яулаган Башкортстанның атказанган артисты, Нур театры артисты Гөлназ Мөхәммәдиева да лаек булды. Ул Нурлан Ганиев белән Роберт Миңнуллин шигырьләреннән гыйбарәт булган, әнкәйләргә багышланган шигырь белән чыгыш ясады. Икенче урынга лаек булган М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры актеры Мурат Рафиковка Урал хәйрия фонды тарафыннан өч йөз мең сумлык сертификат тапшырылды. Ул икенче турда Мөнир Иксановның "Буран" поэмасын сәхнәләштерде. Учалы районы Миндәк авылы укытучысы, шагыйрь Мөнир Иксановның үзен дә "Ел авторы" дигән номинация һәм йөз мең сумлык сертификат белән бүләкләделәр. 4 урынны алган Стәрлетамак артисты Зөлфия Хәлилова исә, "Асыл" шифаханәсенә ике кешегә ун көнлек юллама белән бүләкләнде.


Кыскасы, шигьри сүз - "йөрәк сүзе" өчен Башкортстан хөкүмәте һәм байлары, җәмгысе, миллион сумнан артык акча сарыф итеп, башкорт теленең абруен күтәрүдә үзләреннән өлеш чыгарды!

 

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: