Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары"ннан махсус бүләк - Тукай портреты

Кичә Г.Тукай музее бинасында барган төзекләндерү эшләре белән бер төркем сәнгать әһелләрен һәм журналистларны таныштырдылар. Биредә “Тукай үзәге” өчен махсус бүләкләр кабул ителде. “Казан утлары” журналы редакциясе хезмәткәрләре “Тукай үзәге”нә шагыйрьгә нисбәтле, төрле елларда нәшер ителгән китаплар тапшырды.

Ремонт в музее Тукая

Язучы Камил Кәримов “Казан утлары” архивында озак еллар сакланган Тукай портретын алып килгән. Фаразлар буенча, әлеге портретны Мәскәү рәссамы Әминов моннан 30 ел элек иҗат иткән була. “Редакциядә ремонт эшләре барган вакытта, бу картина лифт янына “барып җиткән” иде инде. Мин аны күреп алдым да, кире бүлмәмә алып кертеп куйдым. Шулай итеп төп нөсхәдәге Тукай портреты чүплеккә ташланудан котылып калды. “Казан утлары” журналы исеменнән үзенчәлекле бүләк тапшыруыма үзем дә шатланам. Киләчәктә әлеге картинаны күреп башкалар да ләззәт алсыннар”, - диде Камил Кәримов.

Ремонт в музее Тукая Ремонт в музее Тукая Ремонт в музее Тукая Ремонт в музее Тукая Ремонт в музее Тукая
Мөршидә Кыямова, Татар информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев