Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Тукай һәм Туфанны сагынып...

Апрель ае – Тукай бәйрәме белән бәйле ай. Бу уңайдан республикабызда төрле чаралар уздыру елдан-ел киңрәк колач алып, матур традициягә әйләнде. Чараларның иң зурысы, билгеле, 26 апрель көнне Казанда уза. 27 апрель көнне бер төркем каләм әһелләре Тукайның туган ягы Арча районына юл алды. Биредә алар Яңа Кырлай авылында, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта булып шигырь бәйрәмендә катнаштылар, укучылар белән очраштылар. 28 апрель көнне исә бәйрәм тантанасы Тукайның әнисе яшәгән Балтач районында дәвам итте. Язучылар, Сосна Пүчинкәсе авылында булып, Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен зыярат кылдылар, төркемнәргә бүленеп мәктәпләрдә оештырылган чараларда чыгышлар ясадылар, кичке якта район үзәге мәдәният йортында уздырылган шигырь бәйрәмендә катнаштылар.

1 май көнне вафатына 5 ел тулу уңаеннан күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алып, Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхужа авылында Коръән ашы үткәрелде. Драматургның гаиләсе – хәләл җефете, күренекле артистка Нәҗибә Ихсанова, кызы һәм кияве – Әлфия һәм Корбангали Юнысовлар көче һәм авыл халкы ярдәме белән үткәрелгән Коръән ашына Мәрәтхуҗа Казаннан бик күп кунаклар кабул итте. Драматургның туганнары һәм Татарстан Дәүләт Советы вәкилләреннән тыш, Г.Камал театрыннан директор Илфир Якупов, баш режиссёр Фәрит Бикчәнтәев, Туфан Миңнуллин белән бергә укыган щепкинчылар – Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, мөхтәрәм артистка Наилә Гәрәева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм журналистлар бар иде. Коръәнне Туфан Миңнуллин төзеткән авыл мәчете имамы Илдус хәзрәт укыды. Кунаклар шулай ук Туфан Миңнуллинның музей-комплексында булдылар, "Туфан" чишмәсенең суын эчтеләр, авыл буйлап сәяхәт иттеләр, авыл халкы белән танышып, якташларының Туфан ага турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Тукай бәйрәме һәм Туфан Миңнуллинны искә алу чарасында хезмәттәшләребез Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Казан утлары" журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова да катнашты.

Гөлзадә БӘЙРӘМОВА

[gallery link="file" ids="25804,25808,25805,25809,25810,25812,25807,25813,25803,25806,25811,25814,25815,25820,25816,25821,25817,25822,25825,25818,25823,25819,25824,25826,25827,25828,25829,25830,25831,25843,25844,25845,25846,25847"]

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев