Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Тукай энциклопедиясе Арчага кайтты

Арча районының Өчиле мәктәбендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре “Тукай энциклопедиясе”н тәкъдир итте. Чарада институтның баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев, Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, өлкән фәнни хезмәткәрләр – Эльмира Галимҗанова, Фәния Фәйзуллина, Гөлчирә Ханнанова, әйдәп баручы  фәнни хезмәткәрләр –  Марсель Ибраһимов белән Әнисә Алиевалар катнашты. Илһам Гомәров билгеләп узганча, Тукай энциклопедиясе киләчәктә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә булдырылачак, ә Арча районында ул, һичшиксез, беренче чиратта булырга тиешле китап. Институт галимнәреннән тыш бу очрашуга “Мәгариф” һәм “Казан утлары” журналларының бүлек мөхәррирләре, журналист Таһир Сабирҗанов белән, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев та барган иде, үз чиратларында алар да чыгыш ясады. Өчиленең үзеннән исә, ветеран укытучы Фәрхәт Зыятов Тукай белән бәйле үзенең эзләнүләре һәм ачышлары хакында бәян итте. Ул, Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендәге балачак чоры детальләре бераз үзгәрәк булган дип, төрле мисаллар китерде.  Аның сүзләренчә, ул Тукай белән аралашып калган кайбер авылдашлары белән аралашып калу бәхетенә ирешкән һәм шул истәлекләрен язып та алган. Кунакларның чыгышлары Өчиле мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән чиратлашып барды. Шулай ук Казан кунакларына Өчиле мәктәбе музее һәм Арча районының “туган якны өйрәнү” музее белән танышу бәхете дә насыйп булды. [gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="43802,43807,43804,43809,43803,43806,43808,43810,43811,43812,43813,43817,43816,43818,43819,43823,43821,43824,43822,43826,43828,43829,43830,43832,43833,43834,43836,43835,43837,43839,43842,43843,43847,43848,43849,43850,43853,43852,43854,43855,43856,43857,43858,43859,43861,43862,43863,43865,43866,43867,43868,43869,43870,43876,43877,43878,43880,43879,43881,43882,43883,43885,43886,43887,43889,43890,43895,43893,43896,43899,43900,43901,43903,43904,43905,43907,43908,43912"]

Фотолар "Арча хәбәрләре" редакциясеннән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев