Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Төкле аягың белән, Рөстәм! Саубул, Илфак абый!

Көтмәгән-уйламаган җирдән, янып-көеп йөргән "урак өстебез" финиш сызыгына җитеп килгәндә, ягъни журналга язылу вакыты тәмамланырга ике атна кала, капылт кына баш мөхәрриребез Илфак Ибраһимовның киләсе елга вазифасында озайтылмаячагы мәгълүм булды. Бу хәбәрне ишетеп, барыбыз да тәмам пошаманга калдык. Язучыларның төп журналы булган "Казан утлары"на баш мөхәррир булырга лаеклы әдәбият әһеле кем ул? Кем килер? Кайдан? Кайчан? Алга таба эшебезне ничек дәвам итәрбез?

Татарстан язучылар берлегенең "Ел йомгаклары" узгач кына бу мәсьәләгә тәгаен ачыклык керде. Яңа баш мөхәррир редакциябездә инде бер эшләп киткән, шулай ук "Шәһри Казан" газетасында журналист, "Идел" журналында баш мөхәррир буларак тәҗрибә туплап өлгергән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе булып эшләп йөргән талантлы авторыбыз, филология фәннәре кандидаты, Республиканың Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, прозаик Рөстәм Галиуллин булачагы хакында белдек. Бу хәбәрдән соң эчкә бераз җылы йөгерде. Үзебез белгән, аралашкан, коллективыбызның күпчелек өлешенә ят булмаган үз кеше килүе, шул ук вакытта аның фән һәм әдәбият дөньясыннан булуы журналыбызның киләчәгенә ышаныч өстәде.

Илфак Ибраһимов "Ел йомгаклары" җыелышында үзенең китүенә аңлатма биреп, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең редакцияләрне яшәртү максатыннан шундый карар кылулары хакында әйтте. Үзенең китү сәбәбен 65 яше тулуы белән аңлатты. Әйе, әлеге юбилей хөрмәтенә редакция хезмәткәрләре өчен ул озату мәҗлесе дә оештырды. Сезгә шул мәҗлестән аның чыгышы белән видеокүренеш тә тәкъдим итәбез. Илфак абыебыз хезмәт коллективыбыздан аерылса да, шагыйрь һәм публицист буларак, журналыбыз битләрендә безне сөендереп торыр, редакциябез советы әгъзасы буларак та үзенең төпле киңәшләрен бирүен дәвам итәр дигән теләктә калабыз, алдагы тормыш һәм иҗат юлында яңа уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!

Яңа баш мөхәрриребез Рөстәм Галиуллин исә, шактый көттереп, үз вазифасына 17 гыйнвардан гына кереште. Сезнең игътибарга аны билгеләү һәм коллектив белән таныштыру чарасыннан исә, фотомизгелләрне тәкъдим итәбез.

Хуш килдең! Төкле аягың белән, Рөстәм! Бергәләшеп журналыбызны һәм әдәбиятыбызны киләчәккә илтәргә, укучыларыбызга, абунәчеләребезгә ирештерергә насыйп булсын! Уңышлар безгә!

https://www.youtube.com/watch?v=Z-cjw4oO4FU [gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="39553,39556,39554,39555,39557,39558,39560,39565,39559,39562,39563,39566,39567,39564,39568,39569,39572,39573,39570,39571,39574,39576,39575,39580,39581,39583,39584,39582,39585"]

Изге теләкләр белән,"Казан утлары" журналының редакция коллективы

Фәнил Гыйләҗев фотолары һәм видеосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев