Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Телевизор откансыз, дип укучыларым хәбәр салгач та, ышанмадым"

Кичә, 4 сентябрь көнне, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясендә төп бүләк откан Башкортстан егете Илдус Фазлетдиновка телевизор тапшырылды.
Башкортстанда гомер иткән Илдус Фазлетдиновка бүләкне "Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.
5
"Татар басмаларын, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә яратып укуы безне шатландыра, ди Әлфия Әдиятуллина. - "Татмедиа" оештырган проектларда башка республика вәкилләре дә катнашканына сөенәбез. Газета-журнал укыган өчен бүләк оту үзе бер күңелле мизгел ул. Дөресен генә әйткәндә, "Татмедиа" телевизорының Башкорстанга китүе безнең өчен сюрприз булды. Лотерея уенында Ижаудан да катнашучылар бар иде. Безнең басмаларны алдагы елларда да укып барырсыз, дип ышанабыз".
4
Илдус Фазлетдинов Башкортстанда нәшер ителә торган, "Тулпар" Башкортстан яшьләре журналының баш мөхәррир урынбасары. Шулай ук, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.
3
"Татарстанда нәшер ителә торган татар басмаларын кечкенәдән укып барам, - ди Илдус Фазлетдинов. – Мин дүртенче буын филологлар гаиләсе нәселеннән. Әтием-әнием дә гомер буе укытучы булып эшләделәр. Үзем дә Башкортстан университетында укытам. Кандидатлык диссертациямне дә Казанда якладым, шуңа күрә дә Казан миңа якын, улым биредә укый. Хәзерге вакытта "Татмедиа" карамагында нәшер ителүче "Казан утлары", "Безнең мирас", "Идел" журналларын даими яздырып укып барам. Сезнең басмаларның бизәлеше көчле, матур, үзенчәлекле. "Татмедиа" оештырган бәйгеләрдә даими катнашып килсәм дә, моңарчы бәхетнең елмайганы булмаган иде әле. Телевизор откансыз, дип укучыларым хәбәр салгач та, ышанмадым. Менә инде кулыма телевизорны тоттыргач, шатландым. Безнең Уфада да әбунәчеләргә кызыксындыру чаралары оештыралар. Шәхсән үзебезнең журнал да берничә басма белән берләшеп мондый бүләкләр уйнату уздырдык. Башкортстанда да, Татарстанда хәзер бер үк проблема, газета, журнал укучыларын саклап калу, яңаларын булдыру".
2
Исегезгә төшереп узабыз, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач, "Татмедиа" редакцияләре тарафыннан чыгарылучы кимендә өч басмага язылган актив абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатыла. "Татмедиа"да  рус, татар, чуаш, удмурт телләрендә 98 газета һәм 15 журнал нәшер ителә. Җәмгысе бүләк алу өчен 605 квитанция кабул ителде.
1
Автор: Мөршидә Кыямова, Татар информ
Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев