Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Татар язучылары Муса Җәлил туып-үскән Мостафа авылында булды

Бүген татар язучылары Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында әдәбият сөючеләр белән очрашты.

(Татар-информ, Рифат Каюмов) Бүген татар язучылары Вахит ИмамовЛәбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында әдәбият сөючеләр белән очрашты.

Очрашу герой-шагыйрьнең музеенда узды. Чарага мәктәп укучылары да килде. Мостафалылар күренекле татар язучылары белән очрашуны тансык күрешү буларак кабул итте. «Ярый әле килдегез. Алайса балалар исән язучылар калмаган дип уйлыйлар иде», - диде катнашучыларның берсе.

Чара авыл халкы белән аралашу форматында барды. Балалар яттан белгән шигырьләрен сөйләп күрсәтте, өлкәннәр авыл хәлләре белән уртаклашты.

Мостафа авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Раилә Хәсәнова бүгенге көндә авылда якынча өч йөз кеше яшәгәнен, тугыз еллык мәктәптә унөч бала укыганын әйтте. «Кайбер сыйныфта бер бала укый, ә җиденче һәм сигезенче сыйныфларны берләштерергә туры килде», - диде ул.

Соңгы елларда мәктәп укучыларының кимүенә яшьләрнең шәһәргә китүе сәбәпче. Авылда берничә бюджет оешмасыннан, Почта бүлегеннән һәм бер фермердан кала, халыкны эш белән тәэмин итүче предприятие дә, хуҗалык та юк икән. Авылда калган гаиләләр мал-туар асрап көн күрә. Кайбер ир-атлар Себергә йөреп эшли.

,«Муса Җәлил туып-үскән авылны яшәтәсе иде инде. Киткән яшьләр әйләнеп кайтырлар да, Мостафа яңадан үсеп китәр әле дип өметләнәм. Авылның урыны да бик әйбәт: Оренбург юлы өстендә урнашкан, район үзәгенә нибары унике километр», - диде Раилә Хәсәнова.

Татар мохитенә килгәндә, укытучы сүзләренчә, Мостафада татарлар гына гомер итә, бөтен кеше татарча сөйләшә. Ана теле башлангычларда – атнага бер сәгать, ә урта сыйныфларда ике сәгать укытыла.

Китапханә мөдире Гөлнара Гобәйдуллина татар басмаларыннан «Казан утлары» журналы һәм «Яңа вакыт» газетасы килеп торуын әйтте. «Узган ел Оренбургның Ямашев исемендәге китапханәсе берничә дистә татар китаплары бүләк итте. Без аларны бик куанып алдык. Авыл халкы, бигрәк тә өлкән буын, яратып укый. Казан да татар китаплары бүләк итә алса, сөенер идек», - диде ул.

Муса Җәлил музее мөдире Нәфисә Гобәйдуллина музейдан кеше өзелмәгәнен белдерде. «Кеше килмичә торган бер көнебез дә юк диярлек. Җәй көне кимендә 10-15 кеше кабул итәбез. Юлдан узучылар да туктый, төрле шәһәрләрдән экскурсиягә дә төркемләп киләләр. Безнең музей кайбер турфирмаларның маршрутына салынган», - диде ул.

Муса Җәлил музее мәдәният йорты бинасында урнашкан. Музейда шагыйрьнең тормышын, иҗатын, батырлыгын чагылдырган экспозицияләр, төрле елларда чыккан китаплар, архив документларының, фоторәсемнәрнең күчермәләре урын алган. Биредә Муса Җәлилнең ата-анасы йортында булган җиз комганны, чемоданны, тастымалларны да күрергә мөмкин.

 

Фото: Рифат Каюмов

Галерея

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев