Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Казан утлары" журналы редакциясенең иҗат төркеме белән очрашты

Чара конференция форматында узды.

Казанның 4 татар гимназиясенә белемнәрен арттырырга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Казан утлары" журналы редакциясенең иҗат төркеме белән очрашты. Чара конференция форматында узды. Мәктәп укучылары һәм укытучыларының кунакларга сораулары да шактый иде. Гимназия укучылары укытучы һөнәре хакында Хәбир Ибраһим әсәре буенча кечкенә генә спектакль дә уйнап күрсәтте. Сәхнәдән "Хәзинә", "Шифалы куллар" кебек бәйгеләргә нисбәтле рәвештә, киләчәктә "Казан утлары" журналы игълан иткән конкурслар арасында укытучы һөнәренә кагылышлысы да булмас микән?" - дигән тәкъдим дә яңгырады. Баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов һәм бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев журналның бүгенге торышы, әдәби барыш, алдагы планнар, киләсе саннар, журналдагы конкурслар хакында сөйләде. 

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ МОНДА КАРАГЫЗ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев