Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Татар китабы йортында "Язмыш жиле" романына багышланган тугәрәк өстәл оештырылды

Кичә Роза Туфитуллованың "Казан утлары" журналының 4-5 саннарында басылып чыккан "Язмыш жиле" романына багышланган тугәрәк өстәл уткәрелде.

Роза Туфитуллованың "Казан утлары" журналының 4-5 саннарында басылып чыккан "Язмыш жиле" романына багышланган тугәрәк өстәл уткәрелде. Әлеге чара Татар китабы йортында, ягьни Шәриф Камал музей-фатирында оештырылды. Модератор вазифасын КФУ профессоры, галим Хатип Миңнегулов башкарды.

Беренче булып Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ сүз алды. Ул казак шагыйре Магҗан Җомабаевнын Гөлсем ханымга багышлап ижат иткән шигьри әсәрен үз тәрҗемәсендә укып үтүне урынлы тапты. Чөнки Роза Туфитуллова романының да төп каһарманы Гөлсем Камалова-Акчурина. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Татарстанның халык шагыйре һәм Дәуләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан язучылар берлегенең рәис урынбасары Рәмис Аймәт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев, музей-йорт мөдире Луиза Янсуар һәм “Казан утлары” журналы редакциясе мөхәррирләре катнашты.

Журналыбызның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: "Быел бездә зур кызыксындыру уяткан романнар күп басылды, һәм, ни кызык, шул романнарның өч авторы биредә утыра. Әле яңа гына язучылар берлегендә Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая..." романы буенча түгәрәк өстәл узды. Журналда басылып, җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан әдәби әсәрләрне анализлау буенча мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәрбез,” – дип, сүзен йомгаклады.

Түгәрәк өстәл барышында “Язмыш җиле” романын китап итеп бастырганда "Гөлсем" дип исемләргә, әсәрне иң әүвәл казакчага, русчага һәм башка төрки телләргә тәрҗемә итәргә кирәк, дигән фикер-тәкъдимнәр яңгырады. Чыгыш ясаучылар әсәрнең кыйммәте – 20 йөз башындагы татар милли интеллегенциясенең, Акчуралар нәселе кебек зыялы байларыбызның һәм ул чордагы хатын-кызның соклангыч образын матур гәүдәләндерә алуында дип ассызыклады.

Р.Туфитуллова үзе әлеге әсәрне язуга шактый еллар әзерләнеп йөрүе һәм әсәргә бәйле күп кенә детальләрнең романга кереп тә бетә алмавы хакында сөйләде.

Фото: Фәнил Гыйләҗев

 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев