Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Татар "Гваделупа"сы быел да өенә "Казан утлары" журналын яздырды

ТР Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында депутатлар янә Татарстан матбугатына күпләп язылды. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үткәргән традицион "Туганнарыңа язылу бүләк ит" акциясе кысаларында уздырылган әлеге чарада "Казан утлары" журналы да катнашты. Күпчелек депутатлар "Казан утлары" журналына инде күптән язылып куюлары хакында хәбәр иттеләр, шул сәбәпле алар журналны Татарстанның төрле социаль оешмаларына яздырды. Шундыйлар арасында Разил Вәлиев, Римма Ратникова, Нәфис Гыйлемханов, Шамил Яхудин һәм башкалар бар.

Журналыбызны өенә яздырып укучылар арасында ТР Дәүләт Советының тәрҗемә бүлеге мөдире Хәйруллина Нурия Габбас кызы да бар иде. Сүз уңаеннан, ул "Яңа гасыр" телеканалыннан татарча тәрҗемәдә иң әүвәл күрсәтелә башлаган 365 сериялек "Адашкан мәхәббәт" фильмындагы хатын-кызларның тавышын русчадан татарчага тәрҗемә иткән шәхес. "Ул чакта фильмны эфир вакытында Инсаф Абдулла белән икәү турыдан-туры тәрҗемә итәргә туры килде. Өлкән хатын-кызларны уйнаганда дәү-әниемне искә төшердем. Төрле геройларны төрлечә тавыш белән характерларга тырыштым. Сөйләм телемне әдәбиләштерер өчен гомерем буе "Казан утлары"на язылам, татар әдәбияты укыйм!" – ди Нурия ханым. "Татар Гваделупасы" бу юлы да тамашачысына сер булып калырга уйлады күрәсең, ул – журналыбыз белән фотога төшүдән баш тартты.

[gallery columns="1" link="file" size="large" ids="38602,38609,38603,38605,38615,38604,38606,38608,38607,38611,38614,38610,38613"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев