Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Тарих эзләреннән...

14 апрель көнне Татарстан Милли музеенда "Тарих эзләреннән" рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге. Бәйгенең максаты: Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү, дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

Быел бәйгегә 230дан артык иҗади эш килгән. Татарстан районнарыннан тыш, биредә Мәскәү, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре, Пермь крае һәм, әлбәттә, Татарстаннан катнашучылар күп булган. "Идел" үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина билгеләп үткәнчә, татар халкы тарихына багышланган "Тарих эзләреннән" бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелгән. "Бәйгене башлаганда төбәкләрдә балалар белән ничек элемтәләр урнаштырырбыз икән, дип борчылган идек. Әмма беренче елны ук 300дән артык иҗади эш кабул иттек. Ике ел конкурс җиңүчеләренә дипломнарны интернет аша гына юлладык, өченче елны инде аларны күреп, танышасыбыз килде. Узган ел беренче тапкыр күргәзмә оештырдык. Безгә әле конкурсның географиясен дә киңәйтергә кирәк", - диде Ләйсән Сафина.

Аның сүзләренчә, быелгы рәсемнәр күргәзмәсендә 40лап эш урын алган. Аны, узган елдагы кебек үк, Россия төбәкләренә һәм Татарстан районнарына "сәяхәткә" чыгарырга планлаштыралар. Катнашучылар яше исә 7дән 30 яшькә кадәр. Иҗади эшләргә танылган рәссамнар, тарихчылар бәя биргән. Шуларның берсе - тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. Җиңүчеләрнең кайберләренә бүләкләрне дә ул тапшырды. "Ватанпәрвәрлек хисе иң элек гаиләдән башлана. Әти-әниләреңне, әби-бабаларыңны бел, ярат һәм өйрән, шәҗәрәңне төзе. Ватанпәрвәрлек шуннан башлана. Бу рәсемнәрне ясаганда безнең кечкенә генә укучыларыбыз тарих белән таныша, ватанпәрвәрлек тәрбиясе ала", -  диде ул.

Җиңүчеләргә исә сертификатлар, дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.

Әлеге чарада "Казан утлары" журналының хезмәткәрләре дә катнашты. Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен редакциягә Рәхмәт хаты тапшырылды.

z79UMgkmZ2E

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев