Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Талантларны барлау дәвам итә

Яшь талантларны барлау, үстерү максатыннан җөмһүриятебездә төрле бәйгеләр даими рәвештә үткәрелеп килә. Татарстан Мәгариф һәм фән минстрлыгы, Язучылар берлеге үткәрә торган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дә әнә шундыйлардан. Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйге ике этаптан тора. Беренче этабы укучылардан килгән төрле номинацияләрдәге эшләр белән танышу, бәя бирү булса, икенче этабы исә урыннарга барып укучыларның үзләре укуында әлеге язмаларны тыңлау, урын бирү иде. "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург", "Яшь журналист" номинацияләрен эченә алган әлеге бәйге быел Казан, Арча, Чистай, Чаллы, Әлмәт төбәкләрендә узды. Язмаларга танылган язучылар Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзадә Бәйрәмова, мәгариф министрлыгы хезмәткәре Рүзәл Кәримов, КФУ профессоры Васил Гарифуллин бәһа бирделәр. Сезгә әлеге бәйгедән фотолар тәкъдим итәбез. [gallery link="file" ids="43204,43207,43213,43211,43212,43200,43202,43197,43201,43206,43203,43198,43199,43205"]

Автор / Фото: Гөлзадә Бәйрәмова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев