Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Шигърият көне уңаеннан...

Хөрмәтле укучыларыбыз, авторларыбыз! Барыгызны да Бөтендөнья Шигърият көне һәм Нәүрүз бәйрәме белән тәбрик итәбез! Төрки халыкларда бүген чын-чынлап яңа ел башлана. Күктә кояш та елмаебрак, назлырак карый. Бу язгы тәэсирләр илһамландыра һәм иҗатка, шигърияткә өнди... Татарстанның суверенлыгы хакындагы Референдум үткәрелүгә 25 ел тулу бу көннең тәэсирен һәм мөһимлеген тагын да көчәйтә кебек!

"Казан утлары" журналы редакциясендә дә бүген үзенә күрә бер шигъри бәйрәм булып алды. Сәбәбе - өч олпат язучы-шагыйребезнең берьюлы шигърият бүлеге бүлмәсендә очрашуы. Әлеге мизгелләрдән Сезгә дә фотолар тәкъдим итәбез.

[gallery link="file" ids="22041,22048,22043,22049,22042,22044,22046,22045,22054,22050,22047,22055,22052,22051,22053,22056,22040"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ.

РӘЗИЛӘ ХӘЙРЕТДИНОВА фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев