Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Шигъри очрашу

Кичә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан республикабызда күп кенә шигъри чаралар булып үтте. Журналыбыз хезмәткәре шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова Казан шәһәренең Вишневский урамында урнашкан Үзәкләштерелгән китапханәгә очрашуга чакырылган иде. "Китапханәләргә баргач күңел сөенеп кайта, – ди, Гөлзадә ханым, – заллар заманча җиһазландырылган, иң мөһиме, кемнәрдер "хәзер китап укымыйлар" дип сөйләнгәндә, китапханәләрдә китап укучыларны күрү, аларның татар шигъриятен ярату, белүләрен тою", ди ул. Очрашуга килүчеләр урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр иде. Шагыйрә аларга тормыш биографиясендәге кызыклы вакыйгаларын сөйләде, тел-милләт, яшәешкә караган шигырьләрен укыды. Билгеле, мәхәббәт лирикасы да читтә калмады. Тукай тикмәгә генә: "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул", димәгән бит, очрашуга килүчеләрнең кайберләре үзләре дә шигырь язганнарын әйтеп шигырьләрен укыдылар, "Таныш моңнар" клубы җитәкчесе Мәүлидә ханым, Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе укытучысы Фәрит Хуҗин моңлы җырлауларын ишеттереп сокландырды. Очрашуны оештыручылар – Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Сәрия Гаязова, хезмәткәр Ләлә Төхвәтуллина очрашуга килгән һәммә кешегә ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр, биредә бик күп шәхесләр белән һәрвакытта да бүгенге кебек җылы, матур очрашулар узуын әйттеләр. [gallery columns="1" size="full" link="file" ids="42468,42469,42470"]

Фото: Гөлзадә Бәйрәмова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев