Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Шагыйрьдә кунакта

"Бер күрешү – үзе бер гомер", дип халкыбыз тикмәгә генә әйтмәгән. Бигрәк тә иҗат кешеләренең очрашуы. Шундый матур очрашуларның берсе халкыбызның күренекле шагыйре, журналыбызның даими авторы Рәниф Шәрипов гаиләсендә булды. Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, "Казан утлары" журналы хезмәткәрләре шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, Рәниф Шәриповның тормыш иптәше Дамира ханым әзерләгән матур табын артында ихлас сөйләшү алып барып, истәлекле фотога төштеләр, Рәниф Шәриповның соңгы вакытта иҗат иткән әсәрләре белән таныштылар. Һәркемнең күңелендә матур истәлек булып калырлык әлеге очрашуда шагыйрьләр бер-берсенә китаплар бүләк иттеләр, шигырьләр укыдылар, туган телебез, матур әдәбият турында сөйләштеләр.

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="35806,35803,35810,35804,35815,35808,35811,35809,35814,35812"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев