Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Самара өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре

25-27 октябрьдә Самара өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре үткәрелде. Анда Татарстаннан республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Т.Алишев җитәкчелегендә зур делегация катнашты. Татар мәгарифе көннәре өлкәнең Камышлы, Похвистнево районнарының Балыклы, Степановка, Иске Ярмәк, Байтуган, Гали авылы мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре эше тәҗрибәсе белән танышудан башланды. Милли мәгарифебезне үстерүдә зур өлеш керткән Зыя Ярмәки, Сәләй Вагыйзов, күренекле шагыйрьләр Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимнәрнең ватаннарында үткәрелгән әлеге чара кич белән Камышлы мәдәният йортында районның барлык мәгариф активистлары катнашында очрашу белән дәвам итте. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Г.Мусина, Камышлы муниципаль районы башлыгы Р.Баһаутдиновлар бүгенге көн шартларында милли мәгарифне саклап калу һәм үстерү чаралары турында сөйләделәр. Беренче көнне очрашулар Камышлы районы мәктәпләре укучылары һәм Казаннан килгән сәнгать осталары М.Галиев, А.Габдинов, М.Мирза, Д.Бәдретдиновлар катнашында зур концерт белән төгәлләнде.

Икенче көнне Самара каласында узган пленар утырышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Т.Алишев Татарстан милли мәгариф системасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре белән хезмәттәшлек турында доклад белән чыкты. Утырышта Самара өлкәсенең мәгариф министры урынбасары М.Татаринцев, «Татар теле» милли җәмәгать оешмасы рәисе И.Гомәров, Татарстаннан килгән белгечләр К.Фәтхуллова, Г.Галиева, Р.Шәрифуллин, Самарадан «Яктылык» мәктәбе хезмәткәрләре Л.Сабиров, А.Әпсәләмова, Ф.Гыйләҗева, С.Нуруллина, Ф.Фәйзуллиннар катнашты.

  [gallery size="medium" link="file" columns="2" ids="35918,35920,35913,35916,35914,35915,35921,35917,35923,35924"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев