Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Саҗидә Сөләйманова истәлегенә

Күптән түгел башкалабызда "Рухият" фонды тарафыннан "Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге" дигән китап нәшер ителде.

Җыентыкта документлар, хатлар, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, замандашларының һәм якыннарының истәлек-хатирәләре нигезендә Саҗидә Сөләйманова яшәгән чор һәм әдәби мохит, шагыйрәнең шатлыклы һәм драматик вакыйгаларга бай булган язмышы һәм иҗат юлы сурәтләнә; шулай ук шагыйрәгә багышланган шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар да туплап бирелә.

Китапның кереш өлешендә журналыбызның баш мөхәррире, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - Илфак Мирза улы Ибраһимовның "Яшәү - иң чын бәхет..." дигән мәкаләсе урнашкан. Җыентыкта шулай ук каләмдәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Бәйрамова Гөлзада Әүхәди кызының  да мәкаләсен укырга мөмкин.

Китапның авторлары һәм төзүчеләре: Әнвәр Маликов, Асия Маликова.

[gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="6559,6563,6560,6561,6564,6562"]  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев