Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Рифә Рахман һәм аның каләмдәшләре...

Кичә, 21 февраль Халыкара туган тел көнендә, язучы Рифә Рахман, "Казан утлары" журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова, "Идел" журналының баш мөхәррире Радик Сабиров Кукмара районының Мәмәшир урта мәктәбендә укучылар белән очрашуда булдылар. Галимә һәм танылган язучы Рифә Рахман әлеге мәктәптә укып белем алган, шуңа да очрашу икеләтә кызыклы булды, укучылар авылдаш язучы-апаларының әсәрләрен яратып укуларын әйттеләр, тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Гөлзадә Бәйрәмова "Казан утлары", Радик Сабиров "Идел" журналы, гомумән, бүгенге матбугатның торышы, татар әдәбияты турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Мәктәп директоры Ренат Насыйбуллин кунакларны данлыклы Мәмәшир авылы тарихы, укучылар исә үз иҗатлары белән таныштырдылар. Кунаклар шулай ук авыл китапханәсендә дә булып матур тәэсирләр алдылар. [gallery columns="1" link="file" size="large" ids="41025,41026,41027,41028,41029,41030,41031,41032,41033,41034,41035,41036,41037,41038,41039"]

Гөлзадә Бәйрәмова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев