Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Рабит Батулла Яшел Үзәннең "Сәләт клубы"нда дәрес бирде

Яшел Үзән шәһәренең 16 мәктәбендә “Казан утлары” журналы иҗат төркеме һәм авторлары даими кунак. Бу юлы да Тарарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Рабит Батулла белән очрашу оештырдык. Әлеге очрашу биредә эшләп килүче “Сәләт Клубы” проекты кысаларында узды. Сүз уңаеннан, 26 мартта Рабит абый үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул нисбәттән “КУ”ның март аенда чыгачак саны да өлешчә Р.Батулланың иҗатына багышлана. Аксакал язучы белән әңгәмәне әлеге мәктәпнең горурлыгы булган укучы, җирле “Сәләт клубы”ның җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов алып барды, ул шулай ук өлкән сыйныф укучыларын русча җөмләләрне татарчага аудару буенча уеннар уйнатты. Җиңүчеләргә Рабит абый үзенең имзалы китапларын бүләк итте, киңәшләрен бирде, татарчасы булмаган сүзләрне уйлап чыгару практикасы хакында сөйләде. Тере классигыбыз, нигездә, үзенең чыгышында укучыларны татарлыклары белән горурланырга, тарихыбызны, шәхесләребезне белү өчен һәрдаим белем эстәргә өндәде. [gallery link="file" ids="41446,41448,41455,41449,41450,41451,41454,41457,41458,41459,41460,41464,41465,41466,41467,41468,41470,41469,41472,41475,41477,41480,41481,41484,41482,41486,41490,41493,41491,41492"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев