Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Олы сәнгатькә юл...

Казанның 135нче гимназиясе сәхнәсе ике көн дәвамында укучы балаларның көрәш мәйданына әверелде. Сәбәбе - Мәскәу һәм Киров районы мәктәп-гимназияләренең укучылары арасында Казанның мәгариф идарәсе оештырган театраль фестивальнең зональ туры узу. Балалар, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап, спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Мәскәү районы укучыларыннан Гран-прига Казанның 12нче кызлар гимназиясе куйган Илгиз Зәйниевның  "Кәҗә белән Сарык һәм башкалар" спектакле, ә Киров районыннан 4нче гимназия сәхнәләштергән Роза Хафизованың "Сөенечле хәбәр" пьесасы лаек табылды. Ике көн дәвамында узган бу чараларда төп жюри әгъзалары буларак Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, "Зө-ләй-лә" җыр төркеменең солисты, ТРның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Габдулла Кариев исемендәге Дәүләт татар яшь тамашачылар театры артистлары Альбина Гайзуллина һәм Фәнис Кәлимуллин (Татарстанның атказанган артисты), шулай ук Мәскәү һәм Киров районнары Мәгариф Идарәсенең милли мәсъәләләр буенча белгече Эльмира Мансур кызы, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев һ.б. бәя бирде.

Әлеге фестивальнең Гала-концерты Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрында 31 март көнне үткәрелер дип планлаштырыла.

https://www.youtube.com/watch?v=QhK5xZ6u-JM https://www.youtube.com/watch?v=_ZjH67UBKK0 https://www.youtube.com/watch?v=eDfzUUcrkxs https://www.youtube.com/watch?v=3VQg8JuSGG4 https://www.youtube.com/watch?v=jmspFf4Al80 [gallery link="file" ids="22166,22161,22163,22162,22164,22165,22170,22169,22171,22172,22174,22173,22167,22175,22176,22177,22179,22180,22181,22183,22184,22185,22186,22187,22178,22188,22189,22190,22191,22192,22193,22194,22195,22196,22197,22182,22198,22199,22200,22201,22202,22203,22204,22205,22206,22207,22209,22210,22211,22212,22213,22214,22215,22216,22217,22218,22219,22220,22221,22222,22223,22224,22225,22226,22227,22228,22230,22229,22231,22232,22233,22234,22235,22236,22237,22242,22238,22243,22240,22244,22245,22248,22314,22249,22250,22253,22251,22252,22254,22255,22258,22327,22256,22257,22259,22260,22261,22262,22263,22264,22265,22266,22267,22268,22269,22270,22271,22272,22273,22274,22275,22276,22277,22278,22279,22328,22280,22281,22282,22283,22284,22285,22290,22286,22289,22292,22291,22293,22294,22295,22296,22297,22298,22299,22300,22301,22302,22303,22304,22305,22306,22308,22307,22309,22326,22310,22311,22312,22313,22315,22317,22319,22320,22321,22322,22323,22324,22329,22330"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ видео һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев