Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел

Бүген күренекле шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы  Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулды (1918-1999). Әдипнең юбилеена багышланган чаралар 3 февральдә аның туган ягында  –  Башкортстанның Дүртөйле районында башланып китте. Ул көнне  Наҗар Нәҗми һәйкәле янында митинг һәм чәчәк салу, аның исемен йөрткән гимназиядә укучылар белән очрашу, шагыйрьнең туган авылы Миңештедә каберен зиярәт кылу, музей-йортында булу, мәдәният йортында Наҗар Нәҗми премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләү, Дүртөйле шәһәрендә әдип юбилеена багышланган волейбол турниры җиңүчеләрен котлау һәм район мәдәният йортында искә алу кичәсе  узды. Әлеге чараларда  Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, “Агыйдел” журналы баш мөхәррире Ралиф Киньябаев,  Башкортстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары Равил Бикбаев, Ногман Мусин, Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Марсель Сәлим  һ.б., әдипнең кызы Алсу, оныклары катнашты.  Татарстаннан халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы-шагыйрь Галимҗан Гыйльманов, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин кунак булып килде. [gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="40110,40112,40109,40108,40116,40113,40111,40114,40107,40117,40118,40120,40121,40123,40124,40126,40127,40128,40131,40132,40133,40134"]

Роберт Миңнуллин һәм Светлана Васикова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев