Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Мордовия Республикасына сәфәр

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән бүлек мөхәррире Рафис Корбан Мордовия Республикасына сәфәр кылды

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән бүлек мөхәррире Рафис Корбан Мордовия Республикасына сәфәр кылды. Алар Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ осталыгын үстерү Үзәгендә оештырылган конференциядә чыгыш ясады, Мордовиядәге татар теле укытучылары белән аралашты.

Биредә аларны фәнни-методик эшләр буенча проректор, социология фәннәре кандидаты, Мордовия Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм инновацияләр үсеше  комиссиясе рәисе урынбасары Надия Низаметдин кызы Азисова каршы алды һәм озатып йөрде.

Сәфәр кысаларында Мордовия мөфтие, Ислам мәдәнияте үзәге директоры Фәһим хәзрәт Шәфиев Саранск шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары эшчәнлеге, милли-мәдәни чаралар белән таныштырды. "Мордовия Республикасының Татар аксакаллары советы"  иҗтимагый оешмасы рәисе, күренекле эшмәкәр, хәйрияче Шамил Бикмаев шәхси китапханәсендә очрашу оештырды, татар ансамбленең уңышлары, милли-мәдәни эшчәнлекләре хакында сөйләде. 


Фотолар: Наил Кадыйров

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев