Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Миңнуллин туган ягында...

Узган атнада без, “Казан утлары” журналының редакция коллективы һәм авторлары, Туфан ага Миңнуллинның туган ягына – Кама Тамагына сәфәр кылып...

Узган атнада без, “Казан утлары” журналының редакция коллективы һәм авторлары, Туфан ага Миңнуллинның туган ягына – Кама Тамагына сәфәр кылып, табигатьнең гаҗәеп матур урыннарында – Идел белән Чулман кушылган җирдә ял итеп кайттык, берочтан җир астындагы гипс руднигына төшеп, шахта суыкларында да чыныгу алдык. Өскә күтәрелгән җиребездә Кама Тамагы районының элеккеге җитәкчесе, гипс руднигының генераль директоры Зөфәр Галимулла улы Гарәфиев каршы алды. Ә иң тәэсирлесе, Мәрәтхуҗа авылына барып, Туфан аганың туган нигезен күрү булгандыр. Габдулла Кариев театрында быел беренче пьесасы куелган прозаигыбыз, ягъни, яңа драматургыбыз Камил Кәримов хәтта Туфан Миңнуллин үз куллары белән ясап калдырган һәм дистәләрчә ел сакланган кайнатмаларның берсеннән авыз итеп карарга да өлгерде. Шулай ук мәрхүм классигыбызның район үзәгендәге музеена да барып килдек. Кыскасы, сәфәребез тәэсирләргә бай һәм күңелле булды.

Фото: Рафаил Сафин

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев