Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Минем өчен мәхәббәт - яшәүнең үзе, аңа мәңгелек сусау...

Бүген, 30нчы март озак еллар "Казан утлары" журналында шигърият бүлеге мөдире булып эшләгән, хәзерге көндә дә журналыбыздан аерылмыйча аның редколлегия әгъзасы булып торучы, журналыбыз өчен янып-көеп яшәүче каләмдәшебез, остазыбыз, Татарстанның Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) туган көне.

Каләмдәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, сәгадәтле гомер, иминлек-тынычлык, иҗат уңышлары телибез!

Рәдиф Гаташ – узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

р гаташ

Шагыйрьнең иҗади кызыксынулары киң һәм күптөрле. Дөньядагы вакыйгаларга кагылышлы фәлсәфи фикерләрен, ватандарлык хисләрен, туган тел, туган җир, халык-милләт язмышы турындагы борчулы уйларын лирик-публицистик рухта чагылдырган шигырьләр мәхәббәт лирикасы белән параллель рәвештә янәшә бара.

Р.Гаташ – татар шигъриятендә борынгы Шәрекъ поэзиясе традицияләрен, аерым алганда газәл һәм робагый жанрларын иҗади дәвам иттерүче бүгенге шагыйрьләрдән иң алдынгысы һәм күренеклесе.

Р.Гаташ – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Кое Шыгырдап тора чыгыры, Урамда зәңгәр кое. Синдә – су алу, ә миндә Бер күреп калу уе. Зәңгәр кое – суы тулы, Хис тулы минем күңел. Чиләк тутырып алыр идең, Ник күңел кое түгел? Әйләнә чыгыр... Су ага, Чиләгең тула инде. Әллә түгимме суыңны, Китми тор, тыңла инде! ...Зәңгәр кое яннарыннан Синдә тик китү уе; Минем сыман авыр сулап, Шыгырдап кала кое.

Луиза Янсуарның Рәдиф Гаташка багышланган "Үзе булып кала алган шагыйрь" мәкаләсен укырга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев