Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Милли музейда "Тукай варислары" әдәби салоны, төп кунак - Камил Кәримов

Татарстан милли музееның әдәби салонында  "Тукай варислары" исемле кичәләр сериясе башланып китте. Әлеге чара Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырыла башлауга 60 ел тулуга багышлана. Тәүге кичәнең төп кунагы -  Тукай премиясенең быелгы лауреаты Камил Кәримов булды. Фойеда лауреатның китапларыннан һәм фотоларыннан гыйбарәт булган күргәзмә дә оештырылган иде.  Камил Кәримовны котлап, үз теләкләрен ирештерергә каләмдәш, иҗатташ дуслары, берсен берсе алмаштырып, сәхнә түренә менде. Авторның әдәби иҗатына анализ ясап, күренекле тәнкыйтьчебез Рифат Сверигин чыгыш ясады. "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе, прозаик Вакыйф Нуриев исә, "Яшь ленинчы" газетасыннан башлап, бүгенгәчә Камил Кәримов белән иңгә-иң куеп иҗат итүләре, эшләүләре хакында сөйләде. Прозаик Марат Әмирхан язган әсәрләренең тәүге укучысы Камил Кәримов булуын искәртте. Үзе дә узган ел Тукай премиясенә ия булган шагыйрь Газинур Морат исә тамашачылар игътибарына Тукайга багышлап язылган шигырьләренең берсен тәкъдим итте. Шагыйрь Марат Закир, быелгы лауреатка багышлап, "Бәллүр көймә"  шигырен укыды. "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары, галим Рамил Ханнанов бүгенге "Тукай варисы"н "әдәби әтием" - дип игълан итте. Камил Кәримов үзе: "Аллага шөкер, бәлигъ булгансың, синең өчен алимент түлисе юк", -  дип шаяртып алды. Әлеге чыгышлар Алмаз Хәмзин, Рафаэль Сафин һәм Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех башкаруындагы җырлар белән чиратлашып барды. Азат Тимершәех Камил Кәримовның Зиннур Гыйбадуллин көенә язылган Шәле авылы турындагы җырын да искә төшереп, берничә куплетын башкарды. Чараны, юмор остасы буларак, күңелле итеп, Камил Кәримов үзе алып барды. ________________________________________________________________________________

Фотолар һәм язма авторы Фәнил Гыйләҗев

[gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="48026,48027,48028,48029,48030,48031,48032,48033,48034,48035,48036,48037,48038,48039,48040,48041,48042,48043,48044,48045,48046,48047,48048,48049,48050,48051,48052,48053,48054,48055,48056,48057,48058,48059,48060,48061,48062,48063,48064,48065,48066,48067,48068,48069,48070"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев