Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Лениногорскта "Чишмә" әдәби берләшмәсе бәйрәм итте

Узган җомгада Казан, Чаллы, Әлмәт язучылары Лениногорск шәһәренә барып, Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" әдәби берләшмәсен 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Чара шәһәрнең 11нче татар гимназиясе бинасында узды. Берләшмәнең бүгенге җитәкчесе Рәсим хәзрәт Хәбибулла юбилей хөрмәтенә нәшер ителгән "Чишмәләр ургылып аксыннар" исемле китап җыентыгын тәкъдир итте. Биредә берләшмәгә йөреп уңыш казанган мәртәбәле шәхесләрнең истәлекләре, бүгенге әгъзаларның һәм мәктәп укучыларының иҗат үрнәкләре урын алган. Кунаклар өчен берләшмәнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмә дә оештырылган иде. Казаннан юбилярларны котларга шагыйрьләр ТР Язучылар берлегенең рәис урынбасары Рәмис Аймәт, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге редакторы Рифат Сәлах, "Казан утлары" журналының бүлек мөһәррире Фәнил Гыйләҗев һәм Язучылар берлегенең "Тукай клубы" җитәкчесе, җырчы Рафаэль Сафин, күренекле композиторыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым, Лениногорскның горурлыгы - академик Энгель Фәттахов, Чаллыдан галим, шагыйрь Әнвәр Шәрипов, шагыйрь Рәшит Бәшәр, Әлмәт язучылар берлегенең җитәкчесе, прозаик Рифкатъ Шаһиев белән прозаик Миңзифа Әхмәтшина һәм шагыйрә Зинаида Заһаровалар, шулай ук композитор, җырчы Хәмид Мәткәримов килгән иде. Сезнең игътибарга юбилей чарасыннан фотомизгелләр тәкъдим итәбез! ________________________________________________________________________________

Фото: Фәнил Гыйләҗев

[gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="48515,48516,48517,48518,48519,48520,48521,48522,48523,48524,48525,48526,48527,48528,48529,48530,48531,48532,48533,48534,48535,48536,48537,48538,48539,48540,48541,48542,48543,48544,48545,48546,48547,48548,48549,48550,48551,48552,48553,48554,48555,48556,48557,48558,48559,48560,48561,48562,48563,48564,48565,48566,48567,48568,48569,48570,48571,48572,48573,48574,48575,48576,48577,48578,48579,48580,48581,48582,48583,48584,48585,48586,48587,48588,48589,48590,48591,48592,48593,48594,48595,48596,48597,48598,48599,48600,48601,48602,48603,48604"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев