Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Лаеш районында әдәби очрашу

Лаеш районының Олы Кабан мәдәният йортында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән әдәби очрашу узды.

Лаеш районының Олы Кабан мәдәният йортында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән әдәби очрашу узды. Очрашуда "Чаян" журналының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, композитор, җырчы, журналист Алмаз Хәмзин, "Идел" журналының баш мөхәррире, язучы, журналист Гөлүсә Закирова һәм "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев катнашты. Казан кунакларына Олы Кабан урта мәктәбе укучылары тарафыннан оештырылган "Безнең халык кунакчыл" дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша күрсәтелде.

 

Фото: авторныкы

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев