Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Курган өлкәсендә татар мәгарифе көннәре

Бу көннәрдә Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында "Татар мәгарифе көннәре" уза. Әлеге чарада "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Илфак Мирза улы Ибраһимов(тәхәллүсе Мөхәммәт Мирза) та катнаша. 15-17 ноябрь аралыгында татарстанлылар Курган өлкәсенең Сафакүл, Әлмән, Шадрин, Шатров районнарындагы татар авыллары, аларның яшәеш-көн күреше, мәктәпләре, мәдәният йортлары, мәчетләре һ.б. белән танышачак. Чараны йомгаклау тантанасы Курган шәһәрендә булыр дип көтелә. Әлегә сезнең хозурга Курган өлкәсенең Сафакүл районында булып узган вакыйгалардан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны безгә Сафакүл районында эшләп килүче "Трудовая слава" газетасы редакциясеннән Әнфисә Бикҗанова юллаган.

[gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="36430,36432,36433,36434,36436,36437,36438,36439,36440,36441,36442,36443,36444,36445,36446,36447,36449,36450,36451,36452,36453,36454,36455,36456,36457,36458,36459,36460,36461,36462,36463,36464,36465,36466,36467,36468,36469,36470,36471"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев