Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Күңелләр якынлыгы...

"Казан утлары" журналы редакциясендә бер төркем Башкортстаннан килгән татар язучылары белән очрашу узды. Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле,  композитор Алик  Локманов җитәкчелегендә килделәр. Алар көндез ТР Язучылар берлегендә дә булганнар, Лев Гумелев бюстына чәчәкләр салу чарасында да катнашканнар, әле "Казан" милли мәдәни үзәгендә концерт та бирделәр. Кунакларның һәрберсе диярлек үзе шагыйрь, үзе композитор, үзе җырчы. Арада Башкортстан язучылар берлеге әгъзалары да бар. Фәүзия Гайзаман, Зәйфә Рәхимова, Фәнирә Ибраһимова, Венера Асаева, Ризидә Мөхәммәтҗанова, Резидә Сабитова, Әлфия Инсапова (Әлфия Булат), Фәнзия Максатова,  Гөлфия Арсланова, Ләйсән Якупова, Гөлнара Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади), Эльвира Хаматнурова, Флера Шәриповалар үзләре белән таныштырып шигырьләр сөйләде, "Казан утлары" мөхәррирләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, үзара фикер алышты. Нигездә, сүз әдәбият хакында барды. Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең әсәрләрен алга таба да журналыбыз битләрендә һәм сайтыбыз сәхифәләрендә көтеп калабыз!

https://www.youtube.com/watch?v=IcmZnuumN-c https://www.youtube.com/watch?v=g_eh5WvKsg0   [gallery link="file" columns="1" size="large" ids="34159,34160,34161,34162,34163,34164,34165,34166,34168,34169"]

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Видео: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев