Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"КУ" Яшел Үзән шәһәренең Татар гимназиясендә кунакта (фоторепортаж)

Бүген, 7нче декабрь көнне, "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәрләре баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Ханнанов Рамил Гомәр улы, журналның проза бүлеге мөхәррире, Г. Авзал, Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сатирик язучы Кәримов Камил Әдһәм улы, шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Бәйрәмова Гөлзада Әүхәди кызы, бүлек мөхәррире, шагыйрь Гыйләҗев Фәнил Фаил улы һәм бүлек мөхәррире, тәрҗемәче Хәйретдинова Рәзилә Рафаил кызы Яшел Үзән шәһәренең 5нче Татар гимназиясе укучылары белән очрашу үткәрде.

Очрашу дәверендә әдәби әсәрләр, шигырьләр һәм авторларның тормышыннан кызыклы вакыйгалар яңгырады; редакция хезмәткәрләре балаларны 95 "яшь" тулучы «Казан утлары» журналы белән якыннан таныштырды, тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Укучылар арасында да иҗат дөньясына гашыйк булучылар күп икән: шигырь, хикәя язучылар да бар араларында. Һәр нарасыйның игътибарлы карашында кызыксыну чаткылары сиземләнде.

Укытучылар редакция хезмәткәрләренә мәктәп музейлары буенча экскурсия дә оештырды. Бүгенгесе көндә гимназиядә 6 музей эшләп килә икән. Укытучы, рәссам, музыкант Шәрәфетдинов Вил Шәрияздан улының күргәзмә залы; Язучы Азат Вергазов музее; Татар халкы геройлары БВС чоры музее; Татар этнографик музее; Социаль музей; Музыка музее "Казан утлары" редакциясе мөхәррирләрен таң калдырды.

Гомумән алганда, Яшел Үзән шәһәренең 5нче Татар гимназиясендәге бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирә булып уелып калды.

[gallery columns="4" link="file" ids="14065,14001,13997,14000,14002,13998,14004,14058,13963,13964,13965,13966,13967,13968,13969,13970,13971,13972,13973,13974,13975,13976,13978,13979,13980,13981,13982,13983,13984,13985,13986,13987,13988,13989,13990,13991,13992,13993,13994,13995,13996,14003,14005,14006,14007,14008,14009,14010,14011,14012,14013,14014,14015,14016,14017,14018,14019,14021,14020,14022,14023,14025,14024,14027,14028,14030,14029,14031,14036,14037,14038,14032,14033,14034,14059,14035,14060,14064,14061,14063,14039,14040,14041,14042,14043,14044,14045,14046,14047,14048,14049,14050,14051,14052,14053,14057,14054,14055,14056,14078"]  

Фәнил Гыйләҗев һәм Рәзилә Хәйретдинова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев