Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"КУ" КФУда матбугат конференциясендә (фоторепортаж)

Бүген, 14 декабрь көнне, "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәрләре җаваплы сәркатип Нуриев Вакыйф Вәкил улы һәм бүлек мөхәррире Хәйретдинова Рәзилә Рафаил кызы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Бүгенге көндә югары мәктәп үз эчендә 6 кафедраны берләштерә. Кафедралар белән беррәттән татар телен, әдәбиятын үстерүгә Татар теле экологиясе, Лингвокультурология һәм лексикография, Әдәби һәм театраль тәнкыйть, Тюркология һәм мәдәниятара бәйләнешләр, Идел буе татарларының музыкаль фольклоры, Сәнгати компьютер технологияләре һәм дизайн лабораторияләре эшли. Быел Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә 7 бакалавр, 5 магистрлык программасына студентлар кабул ителгән. Барлыгы югары мәктәптә 3300 студент белем ала. [gallery link="file" ids="15032,15033,15031,15029,15030,15025,15021,15023,15022,15020,15019,15024,15026,15027,15018,15016,15017,15015,15014,15013,15012,15011,15009,15010,15008,15007,15006,15004,15005,15003,15001,15002,15000,14999,14997,14998,14996,14995,14994,14993,14992,14991,14990,14989,14988,14987,14986,14985,14984,14983,14982,14980,14981,14979,14977,14978,14976,14974,14975,14973,14972,14971,14970,14969,14967,14968,14965,14964,14963,14962,14960,14961,14959,14958,14957"]      

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев