Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"КУ"да Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр (фоторепортаж)

3 октябрь көнне "Казан утлары" журналы редакциясе коллективы Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Мөхтәрәм кунакларыбыз арасында олуг шәхесләребез - Равиль Габдрахман улы Фәйзуллин, Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (Рәдиф Гаташ), Низамиев Рашат Мияссарович (Рашат Низами) һәм Тәгъзимә Шиһабиева да бар иде. Чәй өстәле артында җыелган һәрбер кеше үзенең иң изге, эчкерсез теләкләрен теләгәндә, бүлмәдә шигъри юллар яңгыраганда, шыксыз яңгырлы көн дә әйтерсең кояш нурларына төренде...

Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызга да рух ныклыгы, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез имин һәм бәхетле озын гомер телибез. Алдагы көннәрегездә дә якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп яшәгез! Бәйрәм белән!

[gallery link="file" size="medium" columns="1" ids="6312,6313,6314,6315,6317,6319,6318,6320,6321,6322,6324,6323,6325"]  

Рәзилә Хәйретдинова фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев