Халыкара өлкәннәр көне

Бүген «Казан утлары» журналы редакциясе коллективы Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Мөхтәрәм кунакларыбыз арасында олуг шәхесләребез — Рәдиф Гатауллин (Рәдиф Гаташ), Рашат Низамиев (Рашат Низами), Рәфикъ Юныс, Мансур Вәли-Барҗылы, Тәгъзимә Шиһабиева, Флёра Сабирова бар иде.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызга да рух ныклыгы, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез имин һәм бәхетле озын гомер телибез. Алдагы көннәрегездә дә якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп яшәгез! Бәйрәм белән!
Фото: Фәнил Гыйләҗев
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз