Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Кешелек күбрәк уйлана башлар...

Яз – һәркем өчен күңелләрне үстерә торган якты ай. Табигатьнең күз явын алырлык матур чагы бөтенләй хиссезләрне дә уятып җибәрәдер. Әмма быелгы яз башкаларыннан аерылып тора

Яз – һәркем өчен күңелләрне үстерә торган якты ай. Табигатьнең күз явын алырлык матур чагы бөтенләй хиссезләрне дә уятып җибәрәдер. Әмма быелгы яз башкаларыннан аерылып тора. Юк, табигатьтәге үзгәрешләр турында әйтүем түгел, без – кешеләр өчен тынгысыз һәм борчулы ул.

Ә менә шагыйрь-язучыларыбыз бу чорда нихәлләрдә икән? Кешелеккә килгән мондый тетрәнүләр аларның иҗатында да чагылмый калмас. Шул хакта Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән сөйләшеп алдык. Узган елны шушы вакытта, “Казан утлары” редакциясенә күчтәнәчкә дип каен суы алып килгән иде ул.

- Хәерле көн, Равил абый. Хәлләрегез ничек? Карантин чорын ничек уздырасыз? Каен суы җыеп өлгердегезме?

- Исәнмесез. Һәй, каен суын ел саен җыям мин аны. Яз шифасы каен суында. Каеннарга зыян салмыйча, тәртип белән эшләргә кирәк. Аннары ел буена җитәрлек итеп, туңдырып әзерләп тә куям. Сәламәтлек өчен витамин.

Бу карантин чорын алай авыр кичермим. Аккош күлендәге йортымда яшим. Казандагы фатирда бикләнеп ятуга караганда, көннәрне табигатьтә үткәрү күпкә файдалырак. Үзизоляциядә булсам да, эштән туктаганым юк. Телефон аша киңәш-табыш итәбез, һәрчак элемтәдә торам. Иҗади эш тә әйбәт бара. Монда үз йортым белән яшәгәч, бакчада да эш күп. Җирдә эшлим, тырмашам. Җир эшен бик яратам.

Дөрес, әлеге көнгә кадәр болай үзизоляция режимында яшәргә туры килгәне юк иде. Шуңа да төрлесен уйландыра. Телевизорны кабызып, яңалыкларны ишетсәң, күңелдә ниндидер кара болыт куерып ала.

- Шушындый шартларда яшәү иҗатыгызга нинди тәэсир ясады?

- Иҗат өчен ялгызлык кирәк. Шуңа күрә бу чорның тәэсире үзен сиздерми калмады. Шигырьләр языла. Уйларым, хыялларым бар.

- Бу хәлләр бер безгә генә түгел, бар дөньяга ниндидер бер тетрәнү ясаду. Әлеге вакыт узгач, кешелекнең яшәү рәвеше үзгәрер дип уйлыйсызмы?

- Матди яктан җитеш яшәсә дә, рухи яктан бик саеккан иде кешелек. Бу чор кешене яшәү мәгънәсе турында уйландырачак. Кем без, кая барабыз?.. Менә шул хакта тирәнрәк уйлана башларлар. Замана кешесенең тукталып, озаклап уйлынарыга вакыты да юк иде. Яшәү темплары бик тизәйде. Мондый афәттән соң чистарынып чыгарбыз дип уйлыйм. Бу – Аллаһның бер сынавы. Кешенең рухы нык икән, киләчәккә ышанычы булса, ул үзенә дә, җәмгыятькә дә бары тик файда гына китерәчәк. Ваклыктан арынырбыз, Аллаһ кушып. Тетерәнүдән егылмаска кирәк. Бер-беребезгә таянып җиңәргә тиеш без аны. Әлбәттә, быел Шигырь бәйрәме дә уздырылмасмы, Сабантуйларыбыз нишләр дигән уйлар да килә. Әлегә кадәр Сабантуй уздырылмый калганын белмим дә. Ахыры хәерле булсын.

- Аккош күлендә язучылар белән аралашып яшисезме?

- Аккош күлендә хәзер язучыларның күбесе яши. Үзизоляциянең бер төре инде ул шәһәрдән читтә яшәп тору. Зиннур Хөснияр, Ренат Харис, Мансур Вәли-Барҗылы, Илгиз Зәйниев белән аралашып торабыз. Тормыш бара монда. Илгиз бик тырыш егет икән. Тәрәзәләре безгә карап тора. Төнге икеләргә кадәр ут сүнми, күп яза.

- Димәк, рәхәтләнеп, күзгә-күз карап аралашу бар. Хәзер бит виртуаль дөнья үсеш кичерә. Интернетка карашыгыз нинди Равил абый?

- Миңа интернет информация өчен генә кирәк. Аны аралашу чарасы итеп кабул итә алмыйм. Интернет белән артык мавыгалар дип уйлыйм. Менә шул челтәргә дә берәр вирус керсә, андагы бөтен нәрсә югалырга мөмкин. Яшьләр чын аралашудан, китап укудан тәмам бизеп баралар.

- Фатирларыннан чыга алмыйча, бу пандемия вакытын бикләүдә уздыручыларга нинди киңәшләр бирер идегез? Аларның хәлләре бер дә җиңел түгел бит.

- Адәм баласына өч нәрсә кирәк: хәрәкәт, ашау һәм йокы. Фатирда йокы туйдырып була, ашарга да җитә әле. Ә менә хәрәкәт итү белән авыррак. Шулай да фатирда да хәрәкәтләнергә мөмкин. Әзрәк физик күнегүләр ясарга.

Андый вакытта сугыш чорларында яшәгән кешеләрне искә алып та тынычланырга кирәк дип саныйм. Мәсәлән, Муса Җәлилләр нинди куркыныч кысан лагерьларда айлар буе тоткынлыкта торганда да төшенкелеккә бирелмәгәннәр. Без андый хәләттә түгел бит. Һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын дип тә киңәш итәсем килә.

- Рәхмәт, Равил абый! Сәламәт булыгыз.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев