Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Казанның 4 гимназиясендә Тукай музее ачылды

4 гимназия һәм "Казан утлары" журналы редакциясе күптәннән үзара иҗади хезмәттәшлек итә. Биредә укучылар һәм аларның мөгаллимнәре "Казан утлары" журналына даими рәвештә үзләре иҗат иткән хикәяләрне, шигырьләрне юллап тора. "Казан утлары" исә биредә оештырылучы төрле әдәби-мәдәни чараларда көтеп алынган кунак.

Күптән түгел әлеге гимназиядә күренекле җырчы, композитор Сара Садыйкова музее ачылган, моннан тыш биредә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Советлар Союзы герое Борис Шульгин музейлары бар. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлашып килгәндә, аның истәлегенә дә музей ачылды.

Музейны ачу тантанасында төп кунак буларак "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәрләре катнашты. Журналның баш мөхәррире ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм 4нче гимназиянең директоры Илһания Вахитова, тантаналы төстә кызыл тасманы кисеп, Тукай музеен ачык дип игълан иттеләр. "Тукай музее" һәр мәктәптә булырга тиеш дип саныйм", - диде Илһания Вахитова.

Әлеге тантанада республикабыз районнарыннан җыелган татар әдәбияты укытучылары да катнашты. "Казан утлары" журналы мөхәррирләре Рәфикъ Юныс, Камил Кәримов, Фәнил Гыйләҗев, баш мөхәррир Илфак Ибраһимов һәм аның урынбасары Рамил Ханнанов укытучыларны быел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче журналыбызның яңалыклары һәм киләчәк планнары белән таныштырды. Укытучылар һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

[gallery link="file" ids="24841,24842,24843,24844,24845,24847,24848,24849,24850,24851,24852,24853,24854,24855,24856,24857,24858,24859,24860,24861,24862,24863,24864,24865,24866,24867,24868,24869,24870,24871,24872,24874,24875,24876,24877,24878,24879,24880,24884,24885,24887,24888,24889,24890,24891,24893,24894,24895,24896,24897,24898,24900,24901,24902,24903,24904,24905,24906,24907,24908,24909,24910,24911,24912,24913,24914,24915,24916,24917,24918,24919,24920,24921,24922,24923,24924,24926,24927,24928,24929,24930,24931,24932,24933,24934,24935,24936,24937,24938,24939,24940,24941,24942,24943,24944,24945,24946,24947,24948,24949,24950,24951,24952,24953,24954,24955,24956,24957,24958,24959,24960,24961,24962,24963,24964,24965,24966,24967,24968,24969,24970,24971,24972,24973,24974,24975,24976,24977,24978,24979,24980,24981,24982,24983,24984,24985,24986,24987,24988,24989,24990,24991,24992,24993,24994,24995,24996,24997,24998,24999,25000,25001,25002,25003,25004,25005,25006,25007,25008"]

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев