Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"КУ" ШиҺабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиядә (фоторепортаж)

24 ноябрь көнне узган Казанның 2нче санлы татар гимназиясе укучыларының ата-аналары җыелышы әдәби кичәгә әйләнде. Чөнки бу көнне Казан Федераль университеты каршындагы ШиҺабетдин Мәрҗани исемендәге әлеге гимназиядә белем алучыларның ата-аналары белән очрашырга дип, бирегә  "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррирләре килде. Журналның баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Авзал, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, сатирик язучы Камил Кәримов,  авторыбыз, прозаик, шагыйрь, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин һәм бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев чыгышларыннан кала "Арма щит" исемле социаль челтәрләрдә зыянлы контентларга каршы көрәшүче лектор Александр Верин да чыгыш ясады. Түбән һәм югары сыйныфларның ата-аналарына бүленеп, актлар залында  узган бу чарадан әти-әниләр риза калгандыр дип ышанабыз.

[gallery link="file" ids="12264,12272,12270,12211,12231,12212,12290,12267,12217,12250,12289,12249,12291,12271,12288,12287,12282,12283,12284,12285,12286,12281,12280,12278,12279,12277,12273,12274,12275,12276,12269,12268,12266,12265,12256,12257,12258,12255,12254,12253,12251,12244,12245,12246,12247,12248,12230,12240,12226,12225,12238,12229,12227,12228,12224,12223,12222,12221,12220,12219,12218,12214,12213,12210,12209,12261"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев