Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары"ның "ВКонтакте" төркеме "Өйдә утыр" Бөтендөнья флешмобына кушылды

Бүгенге көндә сәламәтлекне һәрберебез кайгыртырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм бу катлаулы вакытны бергә үткәрү өчен бер-беребезгә теләктәшлек белдерик.

"ВКонтакте" социаль челтәрендәге Татарстан берләшмәләре администраторлары Бөтендөнья флешмобына кушылды. Ул планетабызда яшәүче халыкны үз өйләрендә калырга чакыра.

Республика пабликалары 1 миллионнан артык булган язылучыларына офлайн контактлар санын кыскартырга һәм урамга чыкмаска өндәп мөрәҗәгать итте.

Төркемнәр исемендә "өйдә утыр" өстәмәләре барлыкка килде. Бу акциягә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакайның зур берләшмәләре кушылды.

Пабликларның администраторлары алдагы көннәрдә өйдә калуны һәм бу вакытны гаиләгә, якыннарга багышлауны мөһим икәнне аңлатырга тели. Шул рәвешле, һәркем профилактикага һәм коронавирус инфекциясе белән көрәшкә үзенең шәхси өлешен кертә алачак.

 "Бүгенге көндә сәламәтлекне һәрберебез кайгыртырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм бу катлаулы вакытны бергә үткәрү өчен бер-беребезгә теләктәшлек белдерик ", - дип мөрәҗәгать итә пабликларның җитәкчеләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев