Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары" журналының иҗат төркеме Чаллыда очрашуларда булып кайтты

11 окртябрь көнне "Казан утлары" журналының иҗат төркеме Чаллы шәһәрендә бик күп очрашуларда булды.

Мөхәррир-язучыларыбыз өч төркемгә бүленеп, Яр Чаллы Дәүләт педагогика университетында(И.Ибраһимов, В. Нуриев, Р.Хәйретдинова), Яр Чаллы Педагогика көллиятендә(Г. Бәйрәмова, А. Хәмзин, A.Әхмәтгалиева) һәм Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче санлы лицей-интернатында(Р.Ханнанов, К.Кәримов, Ф.Гыйләҗев) укучылар һәм аларның укытучылары белән күзгә-күз күрешеп, әдәби барыш, әдәбият һәм вакытлы матбугат, укучы белән язучының үзара бәйләнеше һәм уртак хезмәттәшлек турында фикер алышты, шулай ук журналыбыз яңалыклары һәм үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашты.  Шундый очрашу Тукай районы мәктәпләреннән фәнни-гамәли конференциягә дип, Яр Чаллының 24нче санлы мәктәбенә тупланган тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән дә узды, биредә "КУ"ның иҗат төркеме тулы состав белән катнашты. Мондый очрашулар Чаллыда беренче генә кат узмый. Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчелеге "КУ" журналы редакциясе белән инде берничә ел дәвамында тыгыз элемтәдә тора һәм даими хезмәттәшлек итеп килә. Бу юлы да безне гомуми белем бирү бүлегенең төп белгече Наилә Миначева 24 санлы мәктәптәге җыелышларында якты йөз белән каршы алды. Яр Чаллы Дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина һәм шул университет профессоры Әнвәр Шәриповны исә"КУ" журналының якын дуслары дип тә әйтергә мөмкиндер.

Моннан тыш иҗат төркемебездән Баш мөхәрриребез, Г. Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, аның урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, проза бүлеге мөхәррире, сатирик язучы, Г. Авзал, Ф. Хөсни исемнәрендәге әдәби премияләр лауреаты Камил Кәримов һәм шагыйрь Фәнил Гыйләҗев  туры эфирда "Күңел радиосы" тыңлаучылары белән дә аралашты, аларны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирде.

Соңгы тукталышыбыз күңелләребезгә аеруча да хуш килде. Журналыбызның 6нчы санында Айгөл Әхмәтгалиева тарафыннан язылган әдәби очеркның төп каһарманы -  ТР Дәүләт Советы депутаты, "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенең Рафаэль Юнысовның чакыруы белән без  "Чаллы икмәге" заводына да экскурсия ясадык, төрле цехларда эшләүче ипи пешерүчеләрне, кондитерларны эш процессында күзәтеп, алар белән якыннан аралашып, кайнар икмәк һәм яңа гына конвеердан төшкән тәм-томнар белән сыйланып һәм яңа иҗади үрләр яуларга рухланып кайттык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев