Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары" журналының Идарә советы утырышы (фоторепортаж)

24 ноябрь көнне "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең брифинг залында (5 кат)  "Казан утлары" журналының идарә советы утырышы узды. Әлеге утырышны "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов үзе җитәкләде. "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов "Казан утлары" журналының 2016 елда башкарган әдәби эшчәнлеге хакында чыгыш ясады.  Журналның бүлек мөхәррире Рәзилә Хәйретдинова идарә советы әгъзаларын "Казан утлары" журналының рәсми сайтындагы һәм социаль челтәрләрендәге яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштырды. "Казан утлары" журналының сайтында Татарстан милли китапханәсе ярдәме белән цифрлаштырылып, 1922 елдан башланган электрон архив урнаштыра башлавыбызны билгеләп үтте.

Идарә советы әгъзаларыннан утырышта Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, ТР Фәннәр академиясенең Баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, тарих фәннәре докторы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, тарихчы галим Дамир Исхаков,   филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры (алга таба КФУ ФСИ), гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, "Мәгариф" нәшрият йорты директоры Мөдәррис Вәлиев, ТР мәгарифне үстерү Институтының милли мәгариф лабораториясе баш методисты Мингаян Мозаффарова, Татарстанның халык шагыйрьләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Рәдиф Гаташ белән  Зиннур Мансуров һәм "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррирләре катнашты.

  [gallery link="file" ids="12404,12401,12394,12395,12396,12398,12400,12399,12402,12403,12405,12407,12406,12408,12409,12411,12410,12412,12413,12414,12415,12417,12418,12419,12420,12421,12422,12424,12426,12427,12433,12428,12429,12430,12431,12432,12435,12434,12436"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев