Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары" Яшел Үзәндә (фоторепортаж)

Бүген, 14нче ноябрь көнне, «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре Гыйләҗев Фәнил Фаил улы (бүлек мөхәррире, шагыйрь) һәм Хәйретдинова Рәзилә Рафаил кызы (бүлек мөхәррире, тәрҗемәче) Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәренең «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучылары белән очрашу үткәрде.

Әлеге чара барышында яшь хезмәткәрләребез укучыларны «Казан утлары» журналы, аның рәсми сайты белән якыннан таныштырды, үзләренең шигырьләрен тәкъдим итте һәм фикерләре белән уртаклашты. Балалар һәм аларның остазлары исә үзләрен кызыксындырган төрле сорауларга җавап алды.

Соңыннан укучыларга һәм мәктәп китапханәсенә «Казан Утлары» журналының аерым саннары бүләк ителде.

[gallery link="file" ids="10437,10432,10433,10440,10438,10434,10435,10439,10436,10441"]

Рәзилә Хәйретдинова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев