Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары" редакциясендә кунак

Бүген, 30нчы ноябрь көнне, "Казан утлары" журналы редакциясендә Яр Чаллы шәһәрендәге "Күңел" радиосы җитәкчесе Рүзилә Гатина булып китте. Ул журнал мөхәррирләренең якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан теләк-котлауларын радиотасмага әзерләү өчен яздырып алды.

"Күңел" радиосы белән "Казан утлары" журналы редакцияләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә. Иҗат төркемебез әле күптән түгел генә туры эфирда "Күңел" радиосы тыңлаучылары белән аралашып кайткан иде.  Безнең  Яңа ел сәламләребез сезгә ирешер, тавышыбызны янә ишетеп сөенерсез дигән теләктә калабыз!

Рәзилә Хәйретдинова фотосы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев