Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Казан утлары" иҗат төркеме Гали Акыш исемендәге 84нче санлы лицей-интернатта (ФОТОРЕПОРТАЖ)

11 октябрь көнне "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Хөсни, Г. Афзал исемнәрендәге әдәби премияләр лауреаты, сатирик язучы Камил Кәримов һәм "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев Гали Акыш исемендәге 84нче санлы лицей-интернатның иҗатка тартылучы укучылары һәм аларның укытучылары белән очрашып, әдәби барыш, көндәлек матбугат, "КУ" журналының яңалыклары һәм укучы белән редакция арасындагы иҗади хезмәттәшлек хакында сөйләште. Укучылар үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларга җавап белән бер рәттән бүләккә "Казан Утлары" журналының аерым саннарына да ия булдылар.

[gallery link="file" columns="4" ids="6907,6906,6911,6921,6915,6914,6908,6910,6916,6917,6912,6920,6913,6923,6925,6909,6918,6919,6922,6924"]

Фәнил Гыйләҗев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев